Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Башкортстан сода компаниясе» акцияләре тулысынча дәүләт контроленә күчте
Генераль прокуратура илдә иң зур сода җитештерү оешмасы эшчәнлегенең законлылыгын күзәтеп торачак.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Җомга көнне Россия Генераль прокуратурасы «Башкортстан сода компаниясе» АҖ активларының дәүләт контроленә тулысынча күчүе турында хисап тотты.
Барлык акцияләр дә Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык (Росимущество) хисабына күчерелгән. Бу хакта күзәтчелек ведомствосының рәсми вәкиле Андрей Иванов хәбәр итте.
«Башкортстан сода компаниясе» акцияләре Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык счетына күчерелгән. Прокуратура органнары „Башкортстан сода компаниясе“ эшчәнлегендә закон үтәлешен һәм хезмәткәрләренең хезмәт хокукы саклануын системалы рәвештә күзәтә», - диде ул.
2020 елда Башкортстан хакимияте компания акцияләренең бер өлеше шәхси эшмәкәрләр контроленә күчүенең законлылыгын тикшерә башлый. 2013 елга кадәр республика өлеше 61,65 процент була, әмма 2013 елда предприятиене үзгәртеп корганнан соң, бу өлеш 38 процентка калган.
26 августта Россия Президенты Владимир Путин килешүне җентекләп тикшерергә кушты. Декабрьдә Башкортстанның Арбитраж суды Россия Генпрокуратурасының БСК акцияләрен тулысынча алу турында шикаятен канәгатьләндерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз