Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан сатиригы Марсель Сәлимов: Татар-башкорт дуслыгы - көндәлек яшәү шарты
Язучы Марсель Сәлимовның иҗат кичәсендә яңа китабы тәкъдим ителде.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Шагыйрь, язучы-сатирик Марсель Сәлимов фәкать татар һәм башкортларның дуслыгы яклы. Бу турыда язучы халыклар дуслыгы йортында үткән «Чорына күрә җыры» исемле китабының презентациясендә әйтте.
Кичәне халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов ачып җибәрде. Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ сатирик турында җылы сүзләр әйттеләр. Автор үзенең берничә шигырен тамашачыга тәкъдим итте. Кичәне татар һәм башкорт биюләре бизәде.
«Һәр кеше үз милләтен, телен яратырга тиеш. Ләкин башкаларны түбәнсетергә ярамый. Башкортларны яратмаган татарларны, татарларны яратмаган башкортларны яратмыйм мин. Минем урыным ике халык арасында дуслык булган җирдә. Мин үзем башкорт, ә хатыным - татар.
«Әсәрләремдә җиңел юмор гына түгел, монда авыр сатира да бар хәтта. Гражданлык сатирасы, социаль мәсьәләләрне күтәрми мөмкин түгел. Үзеннән-үзе килеп чыга ул», — ди сатирик Марсель Сәлимов.
Марсель Салимов — шагыйрь, язучы-сатирик, публицист, тәрҗемәче. Башкортстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз