news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан сәнгать осталары яңа ел белән котлый

“Зәңгәр утлар” традициясендә үтәчәк бу тамашада күптән таныш хитлар белән бергә өр-яңа җырлар да яңгыраячак

(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт филармониясе яңа елны каршы алганда, үз тамашачыларына бәйрәм рухын бүләк итә. Бу көннәрдә данлыклы мәдәният учагында милли җыр-монарыбызны сөючеләр өчен әллә күпме тамашалар булачак.
Бүген Башкортстан дәүләт филармониясе артистлары тамашачыларга “Язмыш көлүе яки яңа ел белән” исемле искиткеч матур кичә тәкъдим итә. “Зәңгәр утлар” традициясендә үтәчәк бу тамашада күптән таныш хитлар белән бергә өр-яңа җырлар да яңгыраячак. Шулай ук дәртле биюләр, уен-көлке һәм Кыш бабай белән Карсылуның бүләкләре дә була.
Яңа ел тамашасында күренекле татар җырчылары Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова һәм башка сәнгать йолдызлары катнаша. Алдагы көннәрдә танылган сәнгать осталары башка төрле мәдәни чараларда да катнашып, бәйрәм кәефен тагын да күтәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100