news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан режиссеры Татарстан бүләген алды

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Әбушахманов тормышында күңелле вакыйга

(Уфа, 25 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Әбушахманов тормышында күңелле вакыйга. Ул Татарстанның Дамир Сираҗиев исемендәге абруйлы бүләгенә лаек булды. Айрат Әбүшахмановка әлеге бүләк “Театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре, татар һәм башкорт театрларының иҗади элемтәләрен ныгыту буенча актив эшчәнлеге өчен” бирелгән.
Айрат Әбушахманов яшь режиссер булса да, Башкорт академтеатрына яңа сулыш, заманча фикерләү алып килде. Соңгы берничә елда ул куйган спектакльләр Россия күләмендә дә югары бәя алды. Айратның режиссер булып китүе табигый хәл, чөнки үзе дә театр рухы яшәгән гаиләдә туып үсә ул. Аның әтисе дә М.Гафури театрында атаклы артист иде. Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды. Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген дә алды ул. Соңгы елларда Әхтәм Әбушахманов Башкортстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе вазыйфаларын башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot