news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан рестораннарында корпоратив һәм банкетлар үткәрү тыела

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 9 809 очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә көчәйтелгән әзерлек режимы кертү турындагы указга үзгәрешләр кертелә. Шулай итеп рестораннара корпоратив һәм банкетлар үткәрү тыелачак. Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә шулай дип белдерделәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Норма популяр булмаса да, без шуңа барырга мәҗбүр. Рестораннарда һәм башка җәмәгать туклануы нокталарында төрле корпоративлар, ягьни массакүләм чаралар үткәрүне тыярга. Корпоратив һәм банкетларның барысын да күчерәбез. Безгә рәнҗемәсеннәр. Юкса, аннары бу рестораннарны бөтенләй ябарга туры киләчәк, ә без болай эшләргә теләмибез», - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Башкортстанда тагын 68 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Пандемия башланганнан алып төбәктә әлеге инфекцияне йоктыруның 9 809 очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100