news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Республика көнен билгели

Башкортстан бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. 19нчы тапкыр Республика көнен бәйрәм итү тантаналары бара

(Уфа, 12 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. 19нчы тапкыр Республика көнен бәйрәм итү тантаналары бара.
Республика көне Башкортстанда 11 октябрь көнне бәйрәм ителсә дә, шушы бәйрәмнең кайбер чаралары узган атна башыннан ук оештырыла башлады. Ә төп рәсми тантана Уфада 9 октябрь - җомга көнне үтте.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры бинасында Республика көне уңаеннан џәр елны була торган тантаналы җыелыш үтте. Әлеге чарага республиканың иң югары җитәкчеләре, депутатлар, зур ширкәтләр башлыклары, дин әһелләре, кыскасы, күз өстендә каш булган шәхесләр чакырылган иде.
Тантаналы җыелышка килгән һәммә кеше, һәр елдагыча, быел да сәхнәдә өстәлләр корылыр һәм андагы президиумга иң билгеле кешеләр менәр дип көткәндер. Әмма бу алай булмады. Һич булмаганча, алдан билгеләнгән сәгать өч тулу белән, сәхнәдәге мөнбәр янына республика президенты Мортаза Рәхимов чакырылды һәм ул шунда ук алдан әзерләнгән докладны укый башлады. “Яңа катлаулы шартларда да Башкортстан ныклыкка сынауны уңышлы үтә” дип аталган иде М. Рәхимовның доклады.
Президент үз чыгышында 19 ел элек Башкортстанның Суверенлык турында декларация кабул итүенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Башкортстанны Русиянең иң рәхәт яшәүче төбәге итеп күз алдына бастырды ул. Чыгышының азагында ул киләчәктә дә шулай булыр дип ышандырды.
Мортаза Рәхимовтан соң тантаналы җыелышта башка беркем дә чыгыш ясамады. Монысы да шактый сәер иде. Чөнки башка елларда президенттан алып ниндидер югары уку йорты талипларына кадәр егермеләп кеше нотык тота торган иде. Әлеге хәлне суверенлык турында 19 ел элек кабул ителгән декларациядән соңгы елларда татлы истәлек кенә калу белән аңлатырга мөмкиндер.
Тантаналы җыелыш республиканыћ сәхнә йолдызларының концерты белән тәмамланды. Республика халкы өч көн бәйрәм итә. Чөнки бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, 12 октябрь дә ял көне дип игълан ителде.
Кичә Уфаның барлык мәйданнарында мәдәни чаралар оештырылды. Төштән соң башкаланың Ленин исемендәге мәйданында озакка сузылган концерт барды. Кичен халык анда лазер-шоу һәм матур салют карап хозурланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100