news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан рәссамнары Кытайда республиканың заманча рәсем сәнгатен тәкъдим итте

Башкорт рәссамнары “Арт-Шанйоу-2018” арт-симпозиумы кысаларында мастер-класслар үткәргән.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). Башкортстан рәссамнары Кытайдан кайтты. Алар ай дәвамында Кытайда Башкортстанның заманча рәсем сәнгатен күрсәткән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итте.

Алар “Арт-Шанйоу-2018” арт-симпозиумы кысаларында мастер-класслар үткәргән. Кытайның рәсем сәнгате югары мәктәбе вәкилләре белән сәнгать турында фикер алышкан. Башкорт рәссамнарының эшләре Кытай Халык Республикасы арт-мәйданчыкларында тәкъдим ителгән.

Проектны заманча сәнгать осталарын берләштергән “АртПуть” җәмгыяте оештырган.

Кытайда республиканы тәкъдим итүче рәссамнар һәм сәнгать белгечләре арасында Рамил Латыйпов, Рәсим Насыйбуллин, Михаил Гладких, Виктория Самарина, Айгөл Бәйрәмгулова, Лариса Кудоярова, Анна Васильева, Светлана Чистякова, Нина Сайкина, Ксения Ильина, Лидия Кириллова һ.б. булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot