news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан Рәссамнар берлеге юбилеен билгели
Башкортстан Рәссамнар берлегенең оештырылуына 75 ел тулды. Шушы уңайдан республикада байтак чаралар каралган
Скопировать ссылку
(Уфа, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Рәссамнар берлегенең оештырылуына 75 ел тулды. Шушы уңайдан республикада байтак чаралар каралган.
Төп тантаналы чара Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтте. Бәйрәм кичәсенә Мәскәүдән Россия Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Андрей Ковальчук һәм башка төбәкләрнең Рәссамнар берлекләре җитәкчеләре дә килгән иде.
Тантаналы кичә барышында кайбер рәссамнарга медальләр һәм дипломнар, мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик матур мәдәни чара белән үрелеп барды.
БР Рәссамнар берлеге юбилее уңаеннан Уфа Сәнгать галереясендә республиканың барлык билгеле рәссамнарының эшләреннән зур күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмә бер ай дәвамында эшләячәк.
Башкортстан рәссамнары үзләренең талантлы эшләре белән Россиядә генә түгел, ә күп кенә чит илләрдә дә танылу алды һәм абруй яулады.
Татар рәссамнары иҗаты да аерым мактауга лаек. Күренекле рәссамнар Әдия Ситдыйкова, бертуган Вәкил һәм Вәгыйзь Шәйхетдиновлар, Рафаэль Кадыйров, Расих Әхмәтвәлиев, Вәсил Ханнанов, Ринат Харисов, Ринат Миңнебаев, Тәлгать Мәсәлимов һәм башка дистләгән талантлы татар иҗатчылары үз эшләре белән Башкортстан рәсем сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot