news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан прокуратурасы суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне катгый тикшерә

Бу көннәрдә Башкортстанда туристлар елга агымы буйлап көймәдә йөзгәндә, ике бәхетсезлек очрагы килеп чыккан.

Башкортстан прокуратурасы суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне катгый тикшерә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Башкортстанда туристлар елга агымы буйлап көймәдә йөзгәндә, ике бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Бер турист һәлак булу, икенчесе хәбәрсез югалу очрагыннан соң, Башкортстан прокуратурасы суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне катгый тикшерә. Россия Тикшерү комитетының төбәкара идарәсендә башланган тикшерүне Башкортстан республикасы прокуратурасы контрольдә тота. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

Искәртеп үтик, 29 апрельдә  Кече Инзер елгасында Айгир бусагасы тирәсендә барлыгы тугыз кеше утырган ике катамаран бәрелешә. Төркемдәге Санкт-Петербургтан килгән 33 яшьлек хатын-кыз турист һәлак була.

Тагын бер фаҗига Ләмәзе елгасында килеп чыга. Суга капланган катамаранда өч кеше була. Ике кеше исән кала, ә өченче туристны эзләү эшләре әле дә дәвам итә.

"Республика прокуратурасы катамаранда йөзүчеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәвен тикшерә”, - дип хәбәр иткән күзәтчелек оешмасының матбугат-хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot