Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан прокуратурасы бал кортлары күпләп үлүдә гаеплеләрне атады
Пестицид кулланып, халыкка һәм умартачыларга хәбәр итмәгән оешмаларны 36 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Быелгы җәйдә Башкортстанның Стәрлетамак һәм Нуриман районнарында бал кортларының күпләп үлүендә бер авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм бер агрофирма гаепле дип табылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге ике хуҗалыкта да авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү өчен пестицид кулланганнар һәм бу хакта халыкка, шул исәптән җирле умартачыларга хәбәр итмәгәннәр. Авыл хуҗалыгы предприятиесе эшләрне метеорологик шартларны исәпкә алмыйча башкарган, санитар-саклау зоналары үтәлмәгән.
Эшчеләрне пестицидлар белән эш итәргә өйрәтмәгәннәр һәм сулыш, ишетү органнарын, күз һәм тәнне саклау чаралары белән тәэмин итмәгәннәр. Шул ук вакытта, пестицидларны саклау таләпләре дә бозылган.
Тикшерү үткәргәннән соң прокуратура юридик зат һәм предприятиеләрнең вазифаи затларына карата административ эш кузгаткан. Аларны 36 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.
Республика прокуратурасы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, әлеге фактлар Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе игътибарыннан читтә калган. Узган елның ноябрендә ведомство бу предприятиедә тикшерү үткәргән, әмма югарыда атап үтелгән закон бозулар ачыкланмаган. Әлеге вазгыять хакында республика Хөкүмәтенә дә хәбәр иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз