news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан президенты шурасы киләсе ел исемен игълан итте

Башкортстан президенты шурасы киңәшмәсендә катнашучылар алдагы 2010 елны “Республика елы” дип игълан итәргә карар кылды

(Уфа, 1 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда киләсе ел Республика елы булачак. Бу хакта дүшәмбе көнне узган БР президенты шурасы утырышында карар ителде.
Башкортстан президенты шурасында ике мәсьәлә каралды. Аның берсе дәүләт кадрлар сәясәте нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе дип аталса, икенчесе киләсе елның нинди ел булачагын билгеләү иде.
Россиядә киләсе елны Укытучылар елы дип игълан иткәннәр иде. Гадәт буенча, Башкортстанда да шуңа ияреп укытучыларга бәйле ел игълан ителер дип фаразланды. Әмма Башкортстан хакимиятләре үз юлы белән китәргә булган.
Сергей Лаврентьев киләсе елда Россиядә Укытучылар елы булуына да кагылып китте һәм аңа да Башкортстанда әһәмият биреләчәген ышандырды. Укытучылар елына багышланган чараларның хәзердән үк әзерләнүен белдерде президент киңәшчесе.
Шул ук вакытта президент шурасы киңәшмәсендә соңгы егерме елда ирешелгән зур казанышлар хакында да сүз күп булды. Нәтиҗәле социаль сәясәт куәтле икътисадый мөмкинлекләргә нигезләнә, дип белдерелде. Ирешелгән казанышлар югалтылмады гына түгел, ә президент Мортаза Рәхимовның “акыллы һәм алдан күрүчән” сәясәте аркасында арттырылды да, дип ассызыкланды.
“Башкортстан быел Россия Федерациясе эчендә үз автономиясен алуының 90 еллыгын билгеләде, - диде С. Лаврентьев. - Ә 1990 елда, республика суверенитеты турында декларация кабул итү белән демократик федератив Россиядә Башкортстанның үсешенең яңа дәвере башланды”.
Барлык шушы шартларны исәпкә алып, Башкортстан президенты шурасы киңәшмәсендә катнашучылар алдагы 2010 елны “Республика елы” дип игълан итәргә карар кылды. Бу елда Башкортстанның соңгы 20 елда үткән юлына бәя биреләчәк, дип ассызыкланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100