news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан президенты быелгы ел исемен раслады

Башкортстанда 2010 ел Республика елы булачак. Бу хактагы фәрманны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бүген үз имзасы белән раслады

(Уфа, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда 2010 ел Республика елы булачак. Бу хактагы фәрманны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бүген үз имзасы белән раслады.
Быелгы елны Республика елы итү турында БР президенты шурасының былтыр 1 декабрьдә узган утырышында ук килешенгән иде.
Мәгълүм ки, Россиядә бу елны Укытучылар елы дип игълан иткәннәр иде. Гадәт буенча, Башкортстанда да шуңа ияреп укытучыларга бәйле ел игълан ителер дип фаразланды. Әмма Башкортстан хакимиятләре үз юлы белән китәргә булды. Әлбәттә, бу Башкортстанда Укытучылар елына игътибар бирелмәячәк дигән сүз түгел. Укытучылар елына багышланган чаралар хәзердән үк әзерләнә. Әмма Башкортстанда аеруча Республика елы чараларына аерым бер игътибар биреләчәк, дип әйтелә.
20 ел элек Башкортстан белән әлеге президент Мортаза Рәхимов җитәкчелек итә башлаган иде. Республика шушы елларда ирешкән казанышларны Башкортстан сәясәтчеләре һәм башкорт милли оешмалары нәкъ менә Мортаза Рәхимовның акыллы сәясәте белән бәйли. 2010 елны “Республика елы” дип игълан иткәч, бу елда Башкортстанның соңгы 20 елда үткән юлына бәя биреләчәк, дип белдерелә. Республика елы чараларын оештыру комитетына БР премьер-министры Раил Сарбаев җитәкчелек итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot