news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан полицейскийлары югалган 2 яшьлек кызны эзләп тапкан

Кызны 78 яшьлек әбисе карарга тиеш булган.

(10 сентябрь, Казан, “Татар-информ”). Башкортстанның Баймак районы Ярмөхәммәт авылында югалган кыз эзләп табылды дип хәбәр итә республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

2013 елгы Илсөя Баимованы полицейскийлар Ярмөхәммәт авылын белән күрше авыл арасында тапканнар. Ул йоклап яткан булган. Табиблар тикшергәннән соң ул өенә кайтарылачак.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, кичә кич белән кызның әти-әнисе балалары югалуы хакында хәбәр итә. Баланың әти-әнисе өйләрендә булмыйлар, баланы аларның 78 яшьлек әниләре карарга тиеш була. Капка ачык булу сәбәпле, ул урамга чыгып китә. Авылда баланың елгага таба киткәнен күреп калучылар була.

Авылга 70 полицейский, шул исәптән кинологлар китерелә. Баланы эзләргә йөздән артык авыл халкы да җәлеп ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100