news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан озак яшәүчеләр буенча алдынгы төбәкләр санына кергән

Йөз яшьнең икенче ягына атлаган пенсионерларның күпчелеге Мәскәүдә, Мәскәү тирәсендәге шәһәрләрдә, шулай ук Санкт-Петербургта һәм Башкортстанда яши.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Йөз яшьнең икенче ягына атлаган пенсионерларның күпчелеге Мәскәүдә, Мәскәү тирәсендәге шәһәрләрдә, шулай ук Санкт-Петербургта һәм Башкортстанда яши. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Россия Пенсия фонды озак яшәүчеләр буенча лидер-төбәкләрне ачыклаган, дип хәбәр итә РИА Новости. Уртача яшәү озынлыгын арттыру - Владимир Путинның “2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүдәге илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында”гы указында әйтелгән. Ил башлыгы хөкүмәткә 2024 елга яшәү озынлыгын - 78 яшькә кадәр, 2030 елга— 80 яшькә кадәр җиткерүдә чаралар күрүне йөкләде.

  • Бу айда Башкортстанның биш кешесен бер гасырлык юбилейлары белән котлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100