news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Милли музеенда «Бөрҗән бал корты» дигән күргәзмә ачыла

Картиналарны рәссам Евгения Васильева (EVA) ясаган.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда рәссам Евгения Васильеваның (EVA) «Бөрҗән бал корты» дигән күргәзмәсе ачыла.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, күргәзмә 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Проект Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Санкт-Петербург Сәнгать академиясе Фәнни-тикшеренү музееның М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының сәнгать факультеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Югары интеллектка ия булган Бөрҗән бал корты иминлек һәм чәчәк ату символы санала, кешелекне хезмәт сөючәнлек һәм әхлакый камиллеккә чакыра торган изге җан иясе образына әверелә. Бал кортлары идеаль җәмгыять үрнәге булып тора, анда һәркем үз бурычын үти», ди күргәзмәне оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100