news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Милли архивы Татарстан кешеләрен үз архивларына чакыра

Бүген ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә Гөлнара Кәлимуллина Башкортстанның Милли архивы эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Башкортстан Милли архивы Татарстан кешеләрен үз архивларына чакыра
архив/Михаил Захаров, gossov.tatarstan.ru

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның Милли архив җитәкчелеге Татарстан халкын үз архивларына чакыра. Бүген ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә Гөлнара Кәлимуллина Башкортстанның Милли архивы эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

“Бөтен Россия буенча мөселманнарның 1829 – 1912 елгы метрика кенәгәләре Уфада саклана. XVIII гасыр ахырыннан XIX гасыр уртасына кадәрге халык санын алу документлары да кызыклы. Башкортстанның Милли архивында Минзәлә, Бөгелмә һәм башка өязләрнең ревизия документлары да саклана”, - дип санап үтте Башкортстан Милли архивы директоры урынбасары Гөлнара Кәлимуллина.

“Башкортстанда шәҗәрәләргә игътибар артты, кешеләр тамырлары белән кызыксынып архивларга ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Шәҗәләрнең кыйммәте нәсел тарихлары саклану белән бергә, күп мәгълүматның архив чыганаклары белән ныгытылуында да”, - дип дәвам итте Башкортстан кунагы.

“Милли архивта Шәҗәрә үзәге төзелде. Әлеге үзәк гражданнарның генеалогиягә бәйле запросларына белешмәләр әзерли. Әлеге хезмәт түләүле. 2018 елда 61 генеалогик запрос буенча мәгълүматлар әзерләнде”, - дип үз эшләре белән таныштырып үтте Гөлнара Кәлимуллина.

Башкортстан Милли архивы вәкиле республика күләмендә үткәрелә торган Шәҗәрә бәйрәме, Шәҗәрә конкурсы турында сөйләде.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Архивына Башкортстан архивлары белән активрак хезмәттәшлек итергә, килешүләр нигезендә эшләргә йөкләмә бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100