news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан милиционерларыннан каза күрүченең җиңүе
Дмитрий Антипов республика милициясе өстеннән биргән мәхкәмә шикаятендә җиңеп чыкты
Скопировать ссылку
(Уфа, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанныћ Благовещен шђџђрендђ яшәүче Дмитрий Антипов республика милициясе өстеннән биргән мәхкәмә шикаятендә җиңеп чыкты.
Ул 2004 елның декабрь аенда шушы шђџђрдђ милиция џђм ОМОН кљчлђре тарафыннан кылынган “чистартуларга” бђйле, Башкортстан Югары мәхкәмәсендә үзенә китерелгән әхлакый зыянны каплатуны таләп иткән иде. Благовещендагы вакыйгалар вакытында Дмитрий Антиповны да каты кыйнаган булганнар. Бөре социаль-педагогия академиясенең икенче курсында белем алучы Д. Антиповка хәзер Россия Финанс министрлыгы 50 мең сум акча түләргә тиеш.
Благовещен шәһәрендә булган”чистартулар” барышында 341 кеше зыян күргән иде. Аларның да байтагы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Ә инде Дмитрий Антиповның җиңүеннән дәртләнеп, хәзер барлык каза күрүчеләр дә милиция өстеннән мәхкәмәгә бирергә мөмкин. Ул чакта Россия Финанс министрлыгы җәмгысе 15 миллион сум компенсация түләргә тиеш була. Бу инде салым түләүчеләр кесәсеннән алыначак акчалар дигән сүз. Шулай итеп республика милициясеннән зыян күрүчеләр 5 елдан соң гаделлеккә ирешә башлады.
Исегезгә төшерәбез, Благовещендагы “чистартулар”да катнашкан нибары дүрт милиция хезмәткәренә карата былтыр соңгы хөкем карары чыгарылган иде. Өч милиционер шартлы рәвештә хөкем ителде. Һәм бары тик Благовещен шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты Айдар Гыйльванов кына, Җинаять кодексының 286нчы маддәсе нигезендә, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2