news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан матбугатының еллык эшенә йомгак ясалды

Анда узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды һәм бу елга бурычлар билгеләнде

(Уфа, 19 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Анда узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды һәм бу елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәне Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе башлыгы Эдуард Юлдашев ачты һәм алып барды. Аның сүзләренчә, узган елда республика вакытлы матбугат басмалары шактый уңышлы эшләгән. Әлеге көндә республикада 1000 кешегә 564 газета һәм журнал туры килә. Ә Россия буенча бу күрсәткеч нибары 217 данә генә. Шул ук вакытта Э. Юлдашев кайбер басмаларның тиражы кимүгә борчылу белдерде. Шуның белән беррәттән идарә башлыгы укучыларын арттыруга ирешә алган газета-журналлар редакцияләрен мактап телгә алды. Алар арасында “Кызыл таң” татар газетасын да мактап сөйләде Э. Юлдашев. “Кызыл таң” газетасы тиражы узган елгы белән чагыштырганда 102 процентка якын тәкшил иткән.
Башкортстанда бу елның беренче яртысына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре дә бәян ителде. Республикадагы төп рәсми татар басмалары укучыларын саклап калуга ирешкән.
Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре гәзите узган яртыеллыктагы тиражга җиткән. 30 меңгә якын укучы язылган аңа. “Тулпар” татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәдән уздыра алган – 7 мең данәдән артып киткән. Балалар өчен нәшер ителњче “Әллүки” исемле журналга да 4 меңгә якын абунәче язылган.
Татар телендә чыгучы “Атна” исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. Үзенең башкорт һәм урыс телләрендәге “игезәкләрен” узып китеп, 40 мең 600 укучысын булдырды ул. Әлеге язылу чорында “Кызыл таң” газетасы үз укучыларын 3 меңгә арттырган һәм гомум тиражын 23 меңгә җиткергән.
Киңәшмә азагында ветеран журналистларга һәм төрле бәйгеләрдә уңыш казанган каләм әһелләренә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot