news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан мал табиблары тилчә авыруын иң элек төерле дерматит дип уйлый

Кош гриппы, төерле дерматит авыруыннан курыктык, ә бүген тилчәгә каршы сакланабыз, ди Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белгече.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова) Башкортстан ветеринарлары республикада килеп чыккан тилчә авыруы очрагын иң элек төерле дерматит авыруы дип уйлый. Бу хакта  бүген Татарстанда тилчә авыруы килеп чыккан очракта ничек көрәшергә кирәклеге турындагы  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов сөйләде. 

“Ел башында Идел буе федераль округына кош гриппы килеп керер дип, аннан соң Татарстан чигенә малларга яный торган төерле дерматит үсеш алыр дип курыккан идек. Ә бүген тилчәгә каршы саклык чаралары күрергә туры килә, ди Идел буе федераль округының 4 төбәгендә төерле дерматитның 46 очрагы инде күзәтелде. Шулай ук кош гриппы буенча да вәгыять тотрыклы түгел. Моңа өстәп Африка чумасы кебек авырулардан куркып тордык. Саратов өлкәсендә йорт дуңгызлары арасында әлеге авыруның 45 очрагы ачыкланды. Түбән Новгород өлкәсендә шулай ук кабаннар арасында авыру үрчи. Әлеге төбәктән безне Марий-Эл һәм Чуаш Республикасы гына аерып тора”, - диде ул. 

Әмма эксперт сүзләренчә, вәзгыять тагын да мөшкелрәк.

“Күрше Башкортстан республикасында килеп чыккан тилчә (ящур) авыруы моңа дәлил. Әлеге авыру белән Россия яхшы таныш. Революциягә кадәр дә, аннан соң да күп маллар бу авырудан кырылды. Ул вакыттан бирле төрле вакцина, башка чаралар ярдәмендә аның учагы сүндерелгән иде. Күреп торуыбызча, тагын калкып чыкты”, – диде Александр Козлов.

Исегезгә төшерәбез, 5 октябрь көнне Башкортстанның Туймазы районы Сайран һәм Үрмәкәй, Кандра авылларында тилчә белән зарарланган маллар табылган иде.

“Башкортстанда 21 көнлек карантин игълан ителде. Тилчә вирусы тиз арада ерак араларга күчә. Терлек азыгы, ит-сөт продуктлары, тузан аша да. Вирус йөртүчесе булып машиналарны да танырга кирәк. Башкортстандагы коллегаларыбыз әлеге авыруны иң элек төерле дерматит дип уйлаган. Чөнки авыруның клиник билгеләре охшаш: ике авыру вакытында да тире өслеге, лайлалы өслекләр зыян күрә. Бу очракта да авыру билгеләре сыер җиленендә күренә. Анализ алганнан соң, тилчә диагнозы раслана”, – диде Александр Козлов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә вирусның тибы ачыкланган. Россельхознадзор белгечләре Башкортстан Республикасы территориясендә әлеге авыру билгеләрен юк итү белән шөгыльләнә. Иң ышанычлы көрәш юлы, әлбәттә, авыру табылган җирлекләрдә барлык терлекне, терлек азыгын юк итү.

“Якынча исәпләүләр буенча бүген күрше республикада 500дән артык баш мал юк ителергә тиеш. Алар белән бергә яшәгән сарык-кәҗә кебек вак хайваннар да, кош-кортлар, җәмгысы 1000 башка якын җан иясе вакытсыз үлемгә дучар булачак”, – диде эксперт.

5 октябрьдән башлап, Туймазы районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тәүлек буе эшләүче 6 каршылыклы пост куелган. Ул алда әйтеп үтелгән авылларга илткән юлларга хәрәкәтне чикли. Моннан тыш шәхси хуҗалыкларда мал сарайларын йогышсызландыру эшләре бара. Һәр хуҗалык көненә берничә тапкыр дезинфекцияләнә. Көтүләр чыгарылмый, ит-сөт продукциясе сату тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100