news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан мөселманнары явызлыкны гаепли

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов шушы хәсрәт уңаеннан ил җитәкчелегенә кайгы уртаклашу хатлары җибәрде

(Уфа. 31 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәскәүдәге метро станцияләрендә булган шартлаулар оештыручылар Башкортстан халкы тарафыннан каты гаепләүгә дучар ителде.
Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов шушы хәсрәт уңаеннан ил җитәкчелегенә кайгы уртаклашу хатлары җибәрде.
Шул ук вакытта Россиянең баш мөфтие, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин һәм Башкортстан республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин әлеге хәвефле хәлләр уңаеннан үз фикерләрен җиткерде. Алар Мәскәүдәге фаҗигаләрдә чын мөселманнар гаепле түгел, ә гап-гади бандитлар гына гаепле дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot