Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан мөселманнары Хаҗ сәфәренә китте
Башкортстан мөселманнары Хаҗ сәфәренә китте
(Уфа, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). 10 гыйнвар көнне Башкортстан мөселманнары Уфа-Җиддә очкычы белән Мәккәгә Хаҗ сәфәренә юлга чыкты. Җиддәдән Мәккәгә кадәр якташларыбыз автобусларда барып җитәчәк.
Быел изге сәфәргә Башкортстаннан җәмгысе 150 дән артык кеше китте. Аларны шушы ерак сәфәргә Үзәк диния нәзарәте дә, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте дә, шулай ук Уфадагы «Ихлас» мәчете дә әзерләгән, барлык тиешле документларны тупларга, рәсмиләштерергә ярдәм иткән.
Мисал өчен, «Ихлас» мәчете аша быел җәмгысе 55 мөэмин мөселман шушы изге сәфәргә юлланды. Аларның һәрберсе, үз тормышларындагы шушы истәлекле сәфәрне гамәлгә ашыру өчен, 1 мең ярым доллар акча тапшырган. «Хаҗилар арасында төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре бар, – дип сөйли «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм. – Ә кайберәүләр бу изге юлга икенче һәм хәтта өченче мәртәбә дә чыга. Хаҗилар арасында 18 яшьлекләр дә, сиксәнне узганнар да бар. Мин үзем бу сәфәргә икенче тапкыр барам. Хаҗ сәфәреннән, Аллаһ насыйп әйләсә, Уфага 29 гыйнварда әйләнеп кайтырга тиешбез».
Хаҗга баручылар арасында хатын-кызлар да шактый. Мисал өчен, Уфада яшәүче Наилә исемле ханым изге сәфәргә икенче тапкыр бара икән инде. «Мин Хаҗ сәфәренә барырга дип 1975 еллардан ук хыяллана идем, – ди Наилә ханым.– Әтием гомере буе Хаҗ сәфәренә барырга теләп тә, бу теләген тормышка ашыра алмады. Вафаты алдыннан ул миңа «ничек кенә булса да Хаҗга барырга тырыш» дип үз гозерен әйткән иде. Берничә ел элек фарыз Хаҗ сәфәренә бару насыйп әйләде. Инде менә икенчегә барам. Хаҗ сәфәрен бер тапкыр кылып кына бар нәрсәгә дә төшенеп бетеп булмый, шуңа күрә дә менә кабат барырга тәвәккәлләдем. Исән-сау йөреп кайтырга язсын инде».
Уфада яшәүче 70 яшьлек Нурулла ага Хаҗ сәфәренә беренче тапкыр бара. «Изге сәфәргә бару көннәрен түземсезлек белән көтеп алдым, – ди ул. – Мин бу тарихи вакыйгага күптән әзерләндем. Моның өчен хәтта Ислам институтында укып махсус дини белем алдым. Минем кебек алтмыш яшьне узгач мондый белем алу йортына укырга керүчеләр юк. Мин исә 62 яшьтә кереп, 68 яшьтә тәмамладым. Хаҗ сәфәренә шатланып барам».
Башкортстаннан Хаҗ сәфәренә юлланучылар саны елдан-ел арта бара. Иң мөһиме шул: соңгы берничә елда спонсорлар акчасына гына өметләнеп Хаҗга баручылар бетте диярлек. Хәле җиткән дин кардәшләребез, хәләл акчаларын берничә ел дәвамында җыеп, бу изге сәфәрне намуслы рәвештә үзләре кыла һәм күп саваплар җыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз