news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан мөфтиенә «Күрсәткән хезмәте өчен» мөселман орденын тапшырдылар

Бүләкләү тантанасы Уфада «Фәхретдин укулары» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан мөфтие «Күрсәткән хезмәте өчен» орденына лаек булды. Бүләкләү тантанасы Уфада «Фәхретдин укулары» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Мөфти Равил Гайнетдин күрсәтмәсе белән, Россия мөселманнарының югары бүләген тантаналы рәвештә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов тапшырды, дип хәбәр иттеләр РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән.

«Дистәләгән еллар ислам юлында хезмәт иткәне, Башкортстанда рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне торгызуга, төбәктә тотрыклылыкны, милләтара һәм динара татулыкны саклауга, рухи һәм социаль әһәмияткә ия башлангычларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе – мөфти Нурмөхәммәт Мәгафур улы Нигъмәтуллинны «Күрсәткән хезмәте өчен» Россия мөселманнары ордены белән бүләкләргә», диелә Россия мөселманнары башлыгы кул куйган бүләкләү документында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100