Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан мөфтие Ибн Фадлан турында фильмга Башкортстанны да кертергә тәкъдим итте
Айнур хәзрәт Биргалин фикеренчә, «Россия мөселманнары өчен генә түгел, Россия өчен тулаем ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу вакыйгасын билгеләп үтү бик мөһим».
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин Ибн Фадлан турында фильмга Башкортстан җирләрен дә кертергә тәкъдим итте.
Бу хакта ул Казан Кремлендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышында әйтте. «Без үз ягыбыздан бу бәйрәмне билгеләп үтүгә заявка бирергә өлгермәдек, ләкин Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте ниндидер проектларга кушылырга әзер. Сезнең белән бәйрәм итәргә шат булырбыз», — диде Айнур хәзрәт.
«Әйтик, Ибн Фадлан турында фильм. Ул Идел буе Болгар дәүләтенә килеп җиткәч, Башкортстанда да туктаган, аның Башкортстан җирләрендә ислам торышы турында искәрмәләре дә бар. Фильмның бер өлешенә Башкортстанны кертеп булыр иде», — дигән тәкъдимен җиткерде.
Башкортстан мөфтие фикеренчә, «Россия мөселманнары өчен генә түгел, Россия өчен тулаем бу вакыйганы билгеләп үтү бик мөһим». «Безне төп халык, титуллы диннәрнең берсе итеп санап, безне шундый зур бәйрәмгә лаек дип таптылар», — дип искәртте.
Айнур хәзрәт тарихка да тукталды. «Чыңгызхан Хорезм шахны яулагач, аның ике улы башка урыннарны яуларга киткән. Кавказ илләренең бер өлешен яулаганнар, Идел буе Болгар дәүләтендә көчле гаскәр тарафыннан тар-мар ителгәч, кире үз өйләренә кайтып киткән. Бу безнең Болгарны яклаган ата-бабаларыбыз булган — бүгенге көн татарлары һәм башкортлары», — диде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан мөфтие тәкъдимен хуплады. «Республика яки федераль чаралар планына кертергә кирәк. Бөтенесен дә исәпкә алмаганбыздыр. Без әле бөтен әйберләрне дә колачлап бетермәгәнбез, барлык кырларны да күрмибездер. Илнең төрле урыннарында булган вакыйгаларны кертү дөрес фикер булыр иде», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз