news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан кызы Төркиядә «Евразия гүзәл - 2020» бәйгесендә җиңде

Зөһрә Мөхәрләмова алтын кул сәгате, мех эшләнмә, зиннәтле таҗ, бүләк тасмасы һәм бәйге статуэткасы тапшырдылар.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 1-8 ноябрьдә Төркиядә «Евразия гүзәле - 2020» халыкара матурлык бәйгесе узды. Анда Башкортстан Республикасын Зөһрә Мөхәрләмова тәкъдим итте һәм җиңү яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Бәйге кысаларында «Мисс талант» (анда Зөһрә француз телендә җыр башкарды), «Мисс бикини», «Иң яхшы милли костюм» (дизайнер Альбина Жерлицына) һәм «Тамашачы мәхәббәте миссы» этаплары узды. Зөһрә әлеге этапларның барысын да беренче урынны яулады.

Зөһрә Мөхәрләмовага 23 яшь, ул Салават районында туып үскән. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Үз эшен (матурлык салоны) ачкан һәм Малаяз авылындагы бер мәктәптә эшли. Зөһрә «Башкортстан гүзәле-2019» республика бәйгесендә җиңү яулады һәм «Россия студентлары вице-миссы-2017» титулына ия булды.

Җиңүчегә приз сыйфатында алтын кул сәгате, мех эшләнмә, зиннәтле таҗ, бүләк тасмасы һәм бәйге статуэткасы тапшырдылар, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100