news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан кызы Казахстан эстрадасы тәэсирендә казах телен өйрәнә башлаган

Верониканың социаль челтәрендәге каналына 17 меңнән артык кеше язылган.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Башкортстан кызы Вероника Сандакова үзлегеннән казах телен өйрәнә. Казах телен өйрәнүгә танылган Ninety one поп-төркеме этәргеч булган. Бүгенге көндә кызның "YouTube"тагы “Nicole Seynres Official” каналына 17 861 кеше теркәлгән.

“Әлеге төркемнең иҗаты белән якыннан танышасым килде, шуның өчен 2017 елда үзлегемнән казах телен өйрәнә башладым. Интернетта “Nicole Seynres Official” каналы ачтым, видеоблогларымны шунда урнаштырам. Хәзерге вакытта каналга 17 861 кеше теркәлгән”, - диде ул.

Верониканың әтисе – рус, әнисе татар милләтеннән. Кыз ике якның диненә хөрмәт белән каравын, ике телдә дә камил аралашуын әйтте. Блогер кызга 21 яшь, ул Уфа дәүләт авиация университетында "Финанслар, икътисади куркынычсызлык" белгечлеге буенча укый. “2020 елда укуны тәмамлыйм. Иң зур хыялым – Казахстанга бару һәм андагы җирле халыкның яшәү рәвеше белән танышу”, - ди ул.

Вероника әйтүенчә, аңа казах телен өйрәнү авыр түгел. “Клиплар һәм җырлар булыша, шулай ук каналга теркәлүчеләр дә минем белән казах телендә аралаша. Татар һәм башкорт телләре белән охшаш булу сәбәпле, күп кенә сүзләрне аңлыйм. Телне ятлау ысулы белән, һәрдаим кабатлаулар һәм күнегүләр эшләп өйрәндем. Кыенлыклар очрамады”, - ди ул.

Казах телен белү минем өчен фәкать уңай нәтиҗәләр генә китерде ди Вероника. “Хәзерге вакытта казах телендә иркен аралашкан кешеләрне аңлый алам. Тик өйрәнүләремне дәвам итәчәкмен. Теркәлүчеләр арасында казахлар, кыргызлар булуы мине куандыра. Шулай ук видеоблогларымны Индонезиядән дә караучылар бар”, - ди ул.

Блогер кыз үзенең каналын “Сары кыз” дип атый. “Башта "Сары бас" дигән исем бирергә теләгән идем, ул казах теленнән сары баш дип тәрҗемә ителә. Кайбер текрәлүчеләргә бу исем ошамады, чөнки мыскыллап әйтелгән кебек. Аннан соң "Сары кыз"ны уйлап таптык. Якты чәчле кыз дигән төшенчәгә ия”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100