news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан курчак театрында Мостай Кәримнең тормыш юлына багышланган спектакль куелачак

"Мостай Кәрим. Якындагы офык" спектаклендә курчаклардан тыш, битлек кигән актерлар һәм биючеләр дә катнашачак.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстан курчак театрында яңа сезонда Мостай Кәримнең тормыш юлына багышланган "Мостай Кәрим. Якындагы офык" дип аталган спектакль куелачак. Бу турыда Курчак театры сайтында хәбәр ителә. 

"Мостай Кәрим. Якындагы офык" спектаклендә курчаклардан тыш, битлек кигән актерлар һәм биючеләр дә катнашачак. Спектакль видеопроекция белән тулыландырылып барачак.

"Мостай Кәрим турында кеше буларак сөйлисе килде", - дигән идея авторы һәм режиссер Альберт Имаметдинов. 

Спектакльгә музыканы Урал Иделбаев язган, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 2019 елда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула.

news_right_1
news_right_2
news_bot