news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Корылтаена депутатлыкка язучылар һәм галимнәр дәгъва итә

9 сентябрьдә Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланачак.

(Уфа, 16 май, "Татар-информ", Илдус Фазлетдинов). Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлыгына язучылар һәм галимнәр дәгъва итә.

9 сентябрьдә Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланачак. 15 майда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлардан гаризалар кабул итүне тәмамлады. Депутатлыкка сайлануның беренче раунды – 3 июньдә узачак алдан тавыш бирүгә 700дән артык кандидат чыга.

Быел нәмзәтләр арасында язучылар һәм галимнәр алдагы елларга караганда күбрәк. Алар арасында тәнкыйтьче-галим, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев, шагыйрә, республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, “Башкортостан” гәзетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Лариса Абдуллина, шагыйрь, “Истоки” атналык гәзитенең баш мөхәррире Айдар Хөсәенов, танылган галимнәр – М.Акмулла исемендәге БДПУның ректоры Раил Асадуллин, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, Башкортстан Республикасы Башлыгы карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Илгиз Кызыргулов, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры Әминә Әсфәндиярова бар. Шулай ук депутат вазифасына милли оешма җитәкчеләре – Бөтендөнья башкортлары Корылтае рәисе Әмир Ишемгулов һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма Үтәшева дәгъва итә.

Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары булуга кандидатларның төгәл исемлеге 3 июньдә узачак алдан тавыш бирүдән соң билгеле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100