news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Корылтае депутаты Рөстәм Хәмитовның истә калырлык эше булмады дип әйтте

Зәки Алибаев Башкортстанның элекке Башлыгының истә калырлык иң зур эше Уфадагы халыкара саммит кына булуы турында сөйләде.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстан республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Зәки Алибаев Рөстәм Хәмитов Башкортстан башлыгы булган чорда истә калырлык эш башкармады дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  • Кичә Рөстәм Хәмитов Башкортстан башлыгы вазифасыннан үз теләге белән китте. РФ Президенты карары белән бу вазифаны вакытлыча Радий Хәбиров башкарачак.

“Рөстәм Хәмитов җитәкчелек иткән чорда халыкара бәйләнешләр булдырылды. ШОС, БРИКС саммиты үткәрелде, әмма шуннан башка 8 ел буена бернинди дә истә калырлык эш башкарылмады”, - диде Зәки Алибаев.

  • “ШОС – Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, БРИКС – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасын берләштергән халыкара оешма. Бу илләрнең утырышы 2015 елның җәендә Уфада узды.

“Рөстәм Хәмитовның китүе көтелмәгән хәл түгел. Безнең бүгенге хәлне аңлап, үз теләге белән яшьләргә урын бирү теләген хуплыйм. 64 яшендә үзенең эшенә үзе бәя бирә белде. Хезмәттәшләренә рәхмәтен белдереп, үзе турында яхшы тәэсир калдырып үз вәкаләтләрен туктатты, шуның белән интеллигентлыгын күрсәтте”, - ди Зәки Алибаев.

Депутат Рөстәм Хәмитовның икътисади үсеш өлкәсендә кимчелекләре бар икәнен әйтте. “Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән заманны бездә “Башкортстанның алтын чоры” диләр. Мәктәпләр, театрлар, мәдәният йортлары ачылу, авылларга газ кертү, юллар төзү белән истә калды ул. Чагыштырмача, Рөстәм Хәмитовның истә калырлык эше булмады. Бу минем субъектив фикер”, - ди ул.

Зәки Алибаев Радий Хәбировны республика Башлыгы вазифасына туры килә дип санавын әйтте. “Ул БДУны тәмамлады, декан урынбасары, администрациядә эшләгән кеше. Радий Хәбиров югалып калган кешеләрдән түгел. Аның кире үз туган ягына кайту безнең өчен уңай күренеш”,- дип әйтте депутат. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100