news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан композиторлары яңа җитәкчеле булды

Әлеге корылтай Башкортстан композиторлар берлегенең 70 еллыгына да туры китерелде

(Уфа, 20 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан композиторлары үзләренең чираттагы корылтаен үткәрде. Анда башкарылган эшләргә хисап ясалды һәм яңа идарә сайланды.
Әлеге корылтай Башкортстан композиторлар берлегенең 70 еллыгына да туры китерелде. Шулай итеп ул тагын да тантаналырак төс алды. Шуңа күрә дә ул бары тик корылтай гына булмыйча, үз кысаларындагы мәдәни чаралары белән дә истә калды. Корылтай чикләрендә Уфадагы театрларда тамашачыларга һәм корылтай кунакларына 5 концерт тәкъдим ителде. Аларның өчесе симфоник, икесе инструменталь көйләрдән әзерләнгән иде.
Башкортстан композиторлар берлеге идарәсенең яңа рәисе итеп композитор Рәит Гайсин сайланды. Яңа идарә әгъзалары да тәгаенләнде. Рәит Гайсин корылтай азагында журналистлар белән матбугат очрашуы оештырды. Аның сүзләренчә, Башкортстан композиторлары яңа уй-ниятләр белән яши. Алар үз студиясен булдырачак һәм үз көйләрен шунда яздыру мөмкинлеген алачак. “Композиторлар берлеге фонды эшен җанландыру буенча да яңа тәкъдимнәр бар”, - диде Рәит Гайсин.
Моңа кадәр БР Композиторлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын танылган композитор Салават Низаметдинов башкарган иде. Ул хәзер күбрәк иҗат белән шөгыльләнергә уйлавын әйтте.
Бүгенге көндә Башкортстан Композиторлар берлегендә 40тан артык композитор әгъза булып тора.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100