news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан компаниясе Әлмәтнең 350 квадрат метр җирен техник күкерт белән агулаган

Әлеге факт буенча, РФ КоАП нигезендә, закон бозучыга карата карар чыгарылган.

(Әлмәт, 24 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Башкортстан компаниясенең Әлмәттә җирне техник күкерт белән агулавы ачыкланды, дип яза җирле басма.

Бу хилафлыкны җирле экологлар теркәгән. Экспертлар чыгарган нәтиҗә буенча, куркыныч матдә 350 квадрат метр мәйданда таралган.

Күрше республиканың транспорт компаниясе Әлмәт шәһәре территориясендә склад арендалаган булган һәм анда техник күкерт саклаган. Тик куркыныч матдә бина чикләрендә түгел, ә ачык һавада сакланган, диелә район хәбәрендә.

Экологлар аңлатуынча, мондый төр куркыныч матдәләрне ачык һавада саклаганда, аларның әйләнә-тирәне пычрату куркынычы зур була. Бу очракта да күкерт калдыклары, агым су белән юылып, территория буенча таралган.

Әлеге факт буенча, РФ КоАП нигезендә, закон бозучыга карата карар чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot