news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан китап нәшрияты юбилеен билгели

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Китап” нәшрияты коллективын хөрмәтләү кичәсе үтәчәк

(Уфа, 6 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт “Китап” нәшриятында истәлекле вакыйга.
Үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итә “Китап” нәшрияты. Шушы уңайдан бүген кич Уфада зур тантана оештырыла. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Китап” нәшрияты коллективын хөрмәтләү кичәсе үтәчәк.
Шушы бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Казаннан Татарстан дәүләт китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров та килде. Ике тугандаш республика нәшриятлары күптәннән инде дустанә хезмәттәшлектә яши. Ике нәшрият соңгы елларда үзләрендә татар һәм башкорт язучыларының китапларын махсус серияләрдә ел саен дөньяга чыгарып килә.
Бүгенге кичә башлану алдыннан, Башкорт академтеатры бинасы фойесында, китап ярминкәсе дә оештырыла. Тантанага китап чыгаручылар белән бергә танылган язучылар, журналистлар, сәнгать осталары да чакырылган. Юбилей кичәсе җылы котлау чыгышлары һәм күренекле сәхнә йолдызларының җыр-моңнары, биючеләрнең дәртле биюләре белән аралашып барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100