news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан киез сәнгате осталары бәйгегә җыелды
Бәйгедә 30дан артык оста көч сынаша
Скопировать ссылку
(Уфа, 6 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бөрҗән районында киез сәнгате кул осталарының чираттагы республика бәйгесе башланды. Анда күрше Ырымбур өлкәсеннән дә сәләтле кешеләр килде. Бәйгедә 30дан артык оста көч сынаша. Шулай ук бу сәнгатьне үзләштерергә теләүчеләр махсус сабаклар да алачак биредә.
Башкортстанда соңгы елларда киез басу һәм киезгә сурәтләр төшерү сәнгатен яңадан тергезә башладылар. Шушы башлангычны, ягъни Башкортстанда киез басу һәм аңа бизәкләр төшерү сәнгатен янә дә тергезү эшенә Башкортстан дәүләт педагогия университетының сынлы сәнгать-графика факультеты һәм республикадагы “Тамга” дип аталган рәссамнар берләшмәсе алынды.
Элек-электән татар һәм башкорт халыкларында киездән сугылган келәмнәр, сәкегә сала торган япмалар, идән паласлары, диварга элә торган сәнгати эшләнмәләр күп хәзерләнә торган булган. Бу эш шактый мәшәкатьле һәм иҗади сәләтлелекне дә таләп итә. Киезгә төрле бизәкләр салу гадәте дә киң кулланылган.
“Менә шул үзенчәлекле кәсеп Башкортстанда да, Татарстанда да соңгы дистә елларда онытылуга дучар ителгән иде, - ди күренекле рәссам, Башкортстан дәүләт педагогия университетының рәсем-графика факультеты деканы Тәлгать Мәсәлимов. – Менә безнең талиплар һәм бер төркем рәссамнар хәзер шушы сәнгать төренә җитди игътибар бирә башлады.
Башкортстанның Әбҗәлил районы үзәге Аскар авылында да ике ел элек Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре һәм талиплары киез сәнгатенә багышлап зур фестиваль оештырган иде. Шул бәйрәм кысаларында “Киез келәмнәрдә милли бизәкләребез” дип исемләнгән семинар-күргәзмә дә эшләде. Ул чарада халык талантлары, һәвәскәр рәссамнар һәм һөнәрчеләр дә катнашты. Семинар-күргәзмә, үзенчә шушы юнәлештә тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә бурычлар билгеләү максатында, оештырылды.
Ул очрашулар барышында кызыксынучылар хәтта, киез сугучылар янында булып, алардан күп нәрсәгә дә өйрәнә алды. Районның Бурангол авылында исә Киез сугу йорты да ачылды. Киездән бизәкле итеп сугылган келәмнәр дә, төрле картиналар да бар анда. Алар үзләренең миллилеге белән дикъкатьне җәлеп итә. Аларда төрле табигать күренешләреннән алып талантлы милләттәшләребезнең портретларына хәтле сурәтләнгән. Бөрҗән районында да Киез сугу йорты ачарга ниятләре бар.
Уфадагы “Тамга” берләшмәсе җиде ел элек оештырылган иде. Сынлы сәнгать осталары киез келәмнәр өслекләрен төрле сурәтләр төшерүгә файдалана башлады һәм бу иҗат җимешләре тамашачылар арасында да, сәнгать белгечләре даирәсендә дә зур кызыксыну уятты. Хәзер инде үз әсәрләрен талант ияләре нинди дә булса темага багышлый башлады.
Былтыр гыйнвар ае азагында Казанда “Төрки дөньяда киез сәнгате:тарих һәм хәзерге заман” дип аталган халыкара симпозиум һәм аның кысаларында күргәзмә үткән иде. Якташыбыз Тәлгать Мәсәлимов та шул абруйлы җыенга киез сәнгате өлкәсендәге оста белгеч буларак чакырылды. Казандагы симпозиумга талиплар тарафыннан иҗат ителгән киездән эшләнгән егермедән артык композицияне алып барды ул. Тәлгать Мәсәлимов Казандагы җыенда киез сәнгате буенча мастер-класс та бирде. Әле ул җитәкчелек иткән рәсем-графика факультетында рәссамлыкка укучы талиплар гына түгел, ә башка белгечлекләр буенча белем алучылар да, үз теләкләре белән, киез сәнгате буенча осталык дәресләре үтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot