news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан кешесе үз умарталыгында чит ил волонтерларын кортчылыкка өйрәтә

Өченче ел рәттән Зиннур Төхвәтуллин волонтерлык программасында катнаша — дөньяның төрле илләреннән аның янына умартачылык һөнәренә өйрәнергә киләләр.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Башкортстанның Гафури районы чит ил кешеләре еш була торган урынга әйләнгән. Өченче ел рәттән Зиннур Төхвәтуллин волонтерлык программасында катнаша - дөньяның төрле илләреннән аның янына умартачы һөнәренә өйрәнергә киләләр. Умарталыктан эшкә өйрәнергә теләүчеләр өзелеп тормый. Башкорт авылына килергә теләк белдереп, берничә ай алдан язылып куялар. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

"Безнең умарталыкта һәрвакыт кемдер яши. Әмма җирле эшчеләргә түләргә кирәк, ә волонтерлар тәҗрибә туплау өчен эшли, -  ди умартачы. -  Миңа да кызык: чит илгә бара алмыйм, ә монда "чил ил" үзе килә".

Зиннур Төхвәтуллин сүзләренә караганда, умарталыкка килүчеләрнең күбесе әлегә эзләнүләр юлында. Яшь егетләр, дөнья буйлап йөреп, үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап карый. Әмма максатчан рәвештә килүчеләр дә бар – алары тиешле белем алып, эшкә өйрәнеп китә, дип яза “Башинформ”.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100