news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан карантины сәбәпле, Татарстан фермерларына ит-сөт сатуда чикләүләр кертелмәгән

Бар таләп: яңа сатып алынган һәр мал-туар яки кош-корт 30 көнлек карантинга куелырга тиеш.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Күрше республикада ачыкланган тилчә вирусы Татарстан фермерларына ит-сөт белән сату итәргә комачауламый. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин җиткерде.

“Татарстанда фермерлар бик күп, – ди Идрис Гатин. – Башкортстан белән чиктәш районнарда гына түгел, әйтик, Казан арты районнары фермерлары да Оренбург яки Казахстаннан мал сатып алырга мөмкин. Без аларга ит-сөт сату буенча чикләүләр кертә алмыйбыз. Әмма тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Нинди мал сатып алырга уйласалар да, хәтта күрше районнан аласы булса да, тавык-каз кебек кош-корт булуга карамастан, алар Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белән элемтәгә кереп, алдан мәгълүмат бирергә тиешләр. Мисал өчен: “Без шул районнан, шул авылдан, шул хуҗалыктан сарык яки башка мал-туар, кош-корт алып кайтырга җыенабыз”, – дигән хәбәр җиткерелергә тиеш.

Идрис Гатин сүзләренчә, теге яки бу мал-туар яки кош-корт сатып алганнан соң, аларны карантинга кую мәҗбүри. Бу 30 көн дәвам итә. Бу вакытта мал табиблары лаборатория тикшерүләре үткәрә, прививкалар ясала.

“Фермер хуҗалыкларына безнең тарафтан менә шушы мәҗбүри таләпләр каралган”, – дип искәртеп узды Россельхознадзор белгече.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның Туймазы районында тилчә вирусы табылу сәбәпле, биредә 21 көнлек карантин игълан ителде. Күрше республика белән чиктәш районнар арасында 10 контроль сак посты куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100