news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан икътисады авыр чорга керә
Дәүләт Җыелышы-Корылтайның унтугызынчы утырышында төп мәсьәлә булып “Башкортстанның 2010 елгы бюджеты турында” канун өлгесен тикшерү кертелгән иде
Скопировать ссылку
(Уфа, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстанның дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтайның унтугызынчы утырышы булып үтте. Депутатлар кырыкка якын мәсьәләне карады, дистәләрчә канунны тикшерде, кайберләрен кабул итте.
Утырышта төп мәсьәлә булып “Башкортстанның 2010 елгы бюджеты турында” канун өлгесен тикшерү кертелгән иде. Алдан тиешле комитетның яхшы әзерләнүе аркасында, бу мәсьәлә әлләни озак вакытны алмады. Башта депутатлар аны икенче укуда, аннан соң шунда ук өченче укуда да кабул итеп куйды. Беренче укудан соң бюджетка 100гә якын төзәтмә кертелүе турында әйтелде.
Киләсе елга Башкортстан казнасы 13 миллиард сум дефицитлы булачак. Гомум керемнәр 63 миллиард 745 миллион сум күләмендә билгеләнсә, чыгымнар 76 миллиард 745 миллион сум күләмендә булачак дип белдерелде.
Алдагы елда хәлләр бик шәптән булмаячагы быелгы бюджет күләме белән чагыштырып караудан да күренә. 2009 елга бюджет 6 миллиард сум дефицитлы булачак дип кабул ителгән иде. Шул ук вакытта гомум керемнәр дә 87 миллиард сум күләмендә фаразланды. Шулай итеп киләсе елга гомум керемнәр күләме быелгы белән чагыштырганда 24 миллиард сумга азрак булачак.
Башкортстанда 2010 елга кабул ителгән бюджет күләме белгечләр арасында күп сораулар уятты. Киләсе ел бюджетының 13 миллиард сум дефицит белән кабул ителүе әлеге икътисадый төшенкелек шартларында бик үк уйланмаган гамәл, дип белдерә Башкортстандагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин. “Аякны юрганыңа карабрак сузасы иде”, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2