news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан иҗтимагый палатасы мәктәпләрдә туган телне укыту торышын тикшерергә җыена

Кайбер дәреслекләрне терминнар сүзлеген кулланмыйча укып булмый, ди иҗтимагый палата вәкиле.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстан иҗтимагый палатасы август азагында кабул ителгән “Республика халыкларының дәүләт һәм туган телләрен үстерү” программасының үтәлешен тикшерү өчен бер-ике айдан мәктәпләргә чыгачак. Башкортстан Республикасының иҗтимагый палата Рәисе урынбасары Галия Мөхәммәдьянова “Татар-информ” хәбәрчесенә "Милли мәгариф: хәзерге заман һәм үсеш перспективалары» дискуссиясендә әйтелгән тәкъдимнәр турында сөйләде.

“Республика башлыгы указы белән без иҗтимагый төркем оештырдык. Халыклар дуслыгы ассамблеясе, мәгариф министрлыгы, хакимият органнары, татар конгрессы, Бөтендөнья башкорт Корылтае белән берлектә иҗтимагый мониторинг үткәрдек. Ярты ел эчендә без ярты республиканы тикшереп чыктык. Район хакимияте, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән таныштык. Укыту методикасы какшаганы ачыкланды. Методиканы алыштырырга кирәклеген аңладык. Барлык тәкъдимнәрне республика башлыгына җиткердек.

“Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасында туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча дәүләт программасы барлыкка килде. Шул программа нигезендә "кайнар линия" оештырдык, теләгән кеше үзенең тәкъдимнәрен, булган сорауларын җиткерде. Үзләренең идеяләрен тәкъдим иткән балалар да булды, бер бала туган телдә комикслар эшләргә тәкъдим итте”, - дип сөйли Галия Мөхәммәдьянова.

8 августта158нче башкорт гимназиясендә барлык туган тел укытучылары, методистлар белән җыелыш узган. Катнашучылар үзләренең проектларын яклаган. Республика август киңәшмәсе кысаларында “Милли мәгариф: хәзерге заман һәм үсеш перспективалары” дип исемләнгән дискуссион мәйданчык оештырылган. Дискуссиядә туган телне популярлаштыруның түбәндәге алымнары тәкъдим ителгән: 

- башкорт телендә мультфильмнар төшерү;
- аз санлы халык вәкилләрен туган телләрендә дистанцион укыту;
- туган телләр укытуга заманча, якты, эстетик бизәлешле дәреслекләр эшләү;
- туган телне дәрестән тыш укытуны финанслау;
- китапханәләрне әдәбиятның электрон версияләре белән җиһазлау;
- квалификация күтәрү курсларын үтү системасын яңадан карау (тере аралашу форматы, тренинглар, актив формалар);
- педагогларны аттестацияләү формасын үзгәртү;
- башкорт телен ТВ, баннерлар, чаралар аша билгеле шәхесләрне җәлеп итеп пропагандалау һ.б. 

“Идеяләр буенча “Конгресс-Холл”да республика башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашында пленар өлештә фикер алыштык. Россиянең төрле субъектларыннан катнашучылар булды.

Әлеге тәкъдимнәр “Республика халыкларының дәүләт һәм туган телләрен үстерү”  дәүләт программасы чараларына аваздаш һәм 2023 елга кадәр тормышка ашырылачак. Әмма ел саен башкарылган эш буенча җыелышлар үткәрелеп торачак”, - ди ул.

“Мәктәп программасыннан тыш “Башкорт телен өйрәнәм” телевизион тапшыруы бар, башкорт телен өйрәнү өчен яңа тапшырулар булдырырга тәкъдим итүчеләр булды. Балаларга тел өйрәтүне уен формасында да эшләргә кирәк. Кайбер дәреслекләрне терминнар сүзлеген кулланмыйча укып булмый. Туган телне өйрәнү китапларында терминнар, грамматика күп булырга тиеш түгел. Иң беренче чиратта тел – сөйләшү чарасы. Телне камилләштерү өчен, әдәбиятны күбрәк укытырга кирәк. Дискуссиядә сәләтле балалар турында бик күп сүз алып барылды. Киләчәктә һәрбер шәһәрдә сәләтле балалар үзәге барлыкка киләчәк”, - диде Галия Мөхәммәдьянова.

Башкортстанда “Иң яхшы методика”, “Иң яхшы уку әсбаплары”на конкурс оештырылган. Галия Мөхәммәдьянова әйтүенчә, меңләгән катнашучы һәм проектлар көткәннәр. “Әмма 325 кенә проект килде. Димәк, укытучыларга мәгълүмәт барып җитмәгән. Район хакимиятенә, мәктәп директорларына, методистларга активрак булырга кирәк. Телләрне бердәм булсаң, бер максат белән яшәсәң генә саклап калып була. Уфада гына мониторинг үткәрү файдасыз. Районнарга чыгарга кирәк. Әлеге вакытта район башлыклары белән берлектә иҗтимагый төркемнәр барлыкка китерәбез”, - ди ул.

Эшче төркем август азагында туган телне өйрәнүнең торышын тикшерү өчен мәктәпләргә чыгарга җыена. “Федераль законны үтәү буенча мәгариф өлкәсендә шартлар тудыру сыйфатын тикшерәбез. Иҗтимагый төркем белән бергә туктаусыз мониторинг үткәрәчәкбез”, - дип белдерде Галия Мөхәммәдьянова.

“Милләткә ярдәм итәргә кирәк. Дәресләр генә үткәрү белән генә эш бетми. Туган телне белү музыкада, әдәбиятта, иҗатта, көндәлек тормышта да чагылырга тиеш.

Автобуста башкорт, татар әбиләренең оныклары белән рус телендә сөйләшүен тыңлавы күңелсез”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100