news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Халыклары ассамблеясе җыенына әзерлек тәмам

Бүген Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы II корылтаена әзерлекне тикшергән матбугат очрашуы оештырылды

(Уфа, 4 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы II корылтаена әзерлекне тикшергән матбугат очрашуы оештырылды.
Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Нияз Мәҗитов әйтүенчә, корылтайга әзерлек эшләре тәмамланган һәм барлык төбәкләрдән дә делегатлар сайланган.
“Корылтайда 700дән артык вәкил катнашачак”, - дип әйтте Н. Мәҗитов.
Матбугат очрашуында республикадагы төрле халыкларның милли оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады һәм ассамблея корылтаена әзерлек буенча үз фикерләрен җиткерде, шулай ук журналистларның сорауларына җаваплар бирде.
Сөйләшүдә “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге рәисе, танылган татар җырчысы һәм мөгаллим Марат Шәрипов та чыгыш ясады.
Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы корылтаен уздыру хакында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның махсус фәрманы былтыр ук дөнья күргән иде. Фәрман нигезендә Башкортстан халыклары ассамблеясе җыенын оештыру комитеты төзелде һәм ул шушы корылтайга әзерлек эшләре өчен тулы җаваплылык тотты.
Ассамблея корылтае 11 июнь көнне Уфадагы мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтәчәк. Бу корылтайда Башкортстан Татар конгрессы һәм БР Татар иҗтимагый үзәге кебек тәэсирле оешмалар катнашмый. Бары тик “Ватаным” оешмасы, “Рамазан” үзәге, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм татар морзалары мәҗлесе вәкилләре генә кертелгән анда. Мәгълүм ки, алар Башкортстандагы татарлар проблемаларын күтәрмәүне хуп күрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot