news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан халык шагыйре: Татарга Стратегия күптән кирәк иде

Марат Кәримов «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизына фикерләрен җиткерде.

Башкортстан халык шагыйре: Татарга Стратегия күптән кирәк иде
Салават Камалетдинов

(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов Уфада «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы буенча фикер алышуда катнашты. «Татар акылы - төштән соң, дигән халык мәкале искә төшә. Бу Стратегия мәсьәләсе күптән күтәрелергә тиеш иде. Моңа җавапны да халык мәкале белән бирәсем килә: соң булса да, уң булсын», - дип теләкләрен җиткерде татар шагыйре.

Марат Кәримов Стратегия дигәндә, анда татарларда милли рух тәрбияләү бурычын куя. «Ул мәктәптә генә түгел, ә бишектән башланырга тиеш», - диде ул. Марат Кәримов үзенең теләкләрен шигъри юллар белән җиткерде.

  • Бүген Уфаның «Нур» дәүләт татар театрына Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Барлыгы 500гә якын кеше. Аларны Стратегиянең эскизы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев таныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot