Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан халкын «Ашъяулык» башкорт кухнясы фестивалендә катнашырга чакыралар
Ул 13 февраль көнне Әскәр авылының үзәк мәйданында узачак.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Әбҗәлил районында VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында «Ашъяулык» башкорт кухнясы фестивале узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Ул 13 февраль көнне Әскәр авылының үзәк мәйданында узачак. Анда Башкортстан Республикасы территориясендә барлык юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы җәмәгать туклануы оешмалары белгечлере һем башкорт кухнясы осталары чакырыла.
Фестиваль кысаларында аерым номинацияләр буенча: ит ризыклары конкурсы; сөт ризыклары конкурсы; эчемлекләр конкурсы; камыр ризыклары конкурсы; милли ризыкларның онытылган рецептлары конкурсы; «Халык йоласы» конкурсы үткәрелә.
Экспозиция аерым өстәлләрдә күрсәтелә һәм башкорт милли ашларының сайлап алынган тематикасы нигезендә рәсмиләштерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз