news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан хаҗилары Мәккәдә хаҗның төп йолаларын үтәргә кереште

Быел Башкортстаннан 49 кеше хаҗ кыла.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Дөньяның төрле илләреннән килгән миллионлаган мөселманнар хаҗның төп йолаларын үтәргә кереште. Алар арасында Башкортстан хаҗилары да бар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Хаҗилар Мәккәдә көн саен тәваф кыла – Кәгъбә тирәли әйләнә, «Әл-Хәрам» мәчетендә гыйбадәт кыла, Согуд Гарәбстанының тарихи урыннары белән таныша. Күпләр шулай ук Кече хаҗ кылды.

Кичә хаҗилар Мина үзәнлегенә юл тотты. Бүген берничә миллион мөселман Гарәфәт тавында торачак. Кичен исә алар Мина һәм Гарәфәт арасындагы Мөздәлифә үзәнлегенә юл тотып, шунда төн кунарга калачак. Аннары Мина үзәнлегенә әйләнеп кайткач, шайтанны гәүдәләндергән баганаларга таш ыргытачаклар. Шуннан соң хаҗилар корбан чалу йоласын үтәячәк һәм Кәгъбә тирәли тагын бер кат әйләнеп чыгачак. Хаҗ йоласы 24 августта тәмамлана.

Быел Башкортстаннан 49 кеше (33 ир-ат һәм 16 хатын-кыз) хаҗ кыла. Алар август ахырында туган якларына әйләнеп кайтыр дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot