news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан хәйриячесе: Милли чараларга акча сорамыйбыз, аларга йөрү дә җитә

Татар милли чараларын оештыручы эшмәкәр фикеренчә, милләткә ярдәм итәргә теләгән кешеләр татарлыгын чараларда катнашып та күрсәтәu ала.

Башкортстан хәйриячесе: Милли чараларга акча сорамыйбыз, аларга йөрү дә җитә
Рәмис Латыйпов

(Мөслим, 15 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Кеше татар милли чараларына хәйрия ярдәмен акчалата гына түгел, чараларга актив йөреп тә күрсәтә ала. Башкортстан эшмәкәре, Кыргыз-Мияки районы татар автономиясе рәисе Вилсур Нәфыйков шул фикердә.

"Акчаң булмаса да, теләгең булганда, татарлыгыңны күрсәтергә мөмкинлек бар. Рәхим итеп, башкалар уздырган чараларда катнаш. Катнашучы булып килсә дә, зур ярдәм. Татарларны күрсәтә, оештыручыларга күңелле була. Татар теле үзенең, баласының колагына керә", - диде ул.

Кешенең хәле төрле булырга мөмкин, шуңа "хәленнән килгәнчә ярдәм итсен" дип өндәмибез, диде эшмәкәр. "Хәтта мәчеттә дә сәдаканы сорыйлар. Зәкят табышның фәлән кадәр процентын түлә, диләр. Без бит акча сорамыйбыз", - ди эшмәкәр.

Вилсур Нәфыйков хәйриячеләр хисабына мәдәният йортларында, урамнарда КВНнар, концертлар, Нәүрүз бәйрәме кебек чаралар оештыруы хакында сөйләде. "Аны бит әзерләргә күпме көч китә. Кил, ике сәгатьлек бушлай концертны кара, күңелеңне ач, катнашкан кешеләргә кул чабып рәхмәт әйт, алар да бит аны вакытларын сарыф итеп әзерли", - ди ул.

Татар милли-мәдәни автономиясе КВН уздырырга җыена. Ул Башкортстан башлыгының "Без яхшырак булдырабыз" дигән шигаренә багышланачак. Апрельдә исә хәйрияче татарлар тырышлыгы белән былтыр гына ачылган халык театры спектакль куячак. 13 нче хәйрия концерты узачак. "Чараларда татарларны көтеп калам", - дигән өметен белдерде Вилсур Нәфыйков.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100