news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан хөкүмәте халыкка тилчәдән тигән зыянны тулысынча каплаячак

Халыкның тилчә сәбәпле күргән чыгымнарын компенсацияләү өчен республика 29,8 миллион сум акча бүлеп бирә.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Башкортстан хөкүмәте халыкка тилчәдән тигән зыянны тулысынча компенсацияли. Киләчәктә бу акчага маллары исәпкә алынган хуҗалар гына өметләнә алачак. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов белдерде, дип яза “Башинформ”.

Аның сүзләре буенча, ветеринарлар тарафыннан исәпкә алынмаган күп терлек ачыкланган. Хәзер алар рөхсәттән башка шәхси хуҗалыктагы мал санын санап йөри алмый.

"Мөгаен, ветеринарлар тарафыннан теркәмәгән мал-туарга компенсация булмаячак. Бу юлы компенсацияне тулы күләмдә бөтен кеше алачак. Терлек турындагы мәгълүмат мәҗбүри рәвештә хәбәр ителергә тиеш. Аның барлыгын муниципалитет белергә тиеш. Бөтен куркыныч якларны иминиятләштерергә кирәк. Җаваплылык икеяклы булырга тиеш, — дип саный вице-премьер. – Без, һичшиксез, республикада терлекне, бигрәк тә эре мөгезле терлекне, идентификацияләү чарасын күрәчәкбез. Хайваннарны чиплаштыру яки биркалау мәҗбүри тәртиптә алып барылачак. Әйе, бу күңелсез тәҗрибә, әмма без мөмкин кадәр барлык җитешсезлекләрне исәпкә алырга тиеш. Барысы да тилчә вирусын юк итү өчен эшләнә".

Халыкның тилчә сәбәпле чыккан чыгымнарын компенсацияләү өчен республикадан 29,8 миллион сум акча бүлеп бирелә. Ул кыска вакыт эчендә терлек хуҗаларына түләнергә тиеш.

Шулай ук юридик затлар якынча 8-8,5 миллион сум күләмендә компенсация алачак.

Башкортстанда тилчә вирусын бетерү өчен 1,7 мең баш терлек юк ителгән. Нигездә, бу - эре мөгезле эре терлек, кәҗә һәм сарыклар.

Әлеге инфекция Туймазы һәм Бүздәк районнарында табыла. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул республикага Үзәк Азия төбәкләреннән кергән булуы ихтимал.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты “Ветеринария кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча җинаять эше ачты.

Тилчә терлек авырый торган куркыныч вируслы авыру булып санала. Ул кешегә дә йога. Авыру терлекчелек өлкәсенә җитди зыян сала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100