news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан галимнәрен яңа мәхкәмәләр көтә

“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән Уфа галимнәре өстеннән тикшерү дәвам итә


(Уфа, 12 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән Уфа галимнәре өстеннән тикшерү дәвам итә. Аларның кайберләренә чираттагы мәхкәмә көтелә.
Танылган татар галиме, билгеле әтносәясәт белгече Илдар Габдафыйков сүзләренчә, әле аны көн саен Башкортстан прокуратурасына тикшерү кысаларындагы сорау алуларга чакырталар икән. “Республика көне бәйрәме уңаеннан игълан ителгән өстәмә ял көнендә 12 октябрь көнендә дә мине сорау алуга чакырдылар”, - ди Илдар Габдрафыйков.
Илдар әфәнде сүзләренчә, алар өстеннән башланган тикшерүләр нигезендә сәяси сәбәпләр ята. “Әгәр республикада әлеге җитәкчелек һаман да хакимияттә калса, мине дә, башкаларны да, төрмәгә утыртып куярга тырышу булачак”, - ди И. Габдрафыйков.
Исегезгә төшерәбез, август башында Уфада биш галим, журналист һәм бер эшкуар “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, кулга алынган иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе ике тапкыр аларны азат итү турында карар чыгарды. Шуңа да карамастан, Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне туктатырга уйламый. Моны гаепләнүче галимнәр мәхкәмәгә хакимиятләрдән басым булу белән бәйләп аңлата.
“Уфагуб” сәхифәсенә ярдәм күрсәтүдә шикләнелүче эшкуар Николай Швецов бүгенге көндә Уфадагы бер хастаханәдә дәвалану үтә. Тагын ике тарихчы галим Игорь Кучумовка һәм Сергей Орловка Уфадан читкә китмәскә кушылган. Аларны да прокуратурага чакыртып сорау алулар дәвам итә.
Узган атнада бәйсез журналист Роберт Заһриевка карата да мәхкәмә карары чыгарылган иде. Аңа да Уфадан читкә китмәскә кушылган. Прокуратурага ул да сорау алуларга йөри башлаган. Шул ук вакытта бу елның яз башыннан ук төрмәдә утыручы башкорт җәмәгать эшлеклесе, бәйсез публицист Айрат Дилмөхәмәтов вакытлыча иреккә чыгарылган. Һәм аны да прокуратурага чакыртып сорау алулар дәвам итүе хакында мәгълүм булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100