news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан галиме Касыйм Йосыпов “суверенитет” сүзен ешрак кулланырга өндәде

Суверенитет ул күктән төшкән, халыкка бирелгән бер бәхетебез, диде галим Милли Шура утырышында ясаган чыгышында.

Башкортстан галиме Касыйм Йосыпов “суверенитет” сүзен ешрак кулланырга өндәде
https://www.instagram.com/vkt_v_rb/

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Башкортстан галиме, икътисад фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Касыйм Йосыпов фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстан турында сүз барганда, "суверенитет" сүзен куллану кимеде һәм аны ешайтырга кирәк. Бу фикерен галим бүген Казанда Милли Шура утырышында әйтте.

"Татарстан һәм Башкортстан республикалары икътисади куәтләре буенча Россиядә һәрвакыт беренче унлыкта. Бу уңышларның сәбәпләре нәрсәдә соң? Әлбәттә, 90 нчы еллар башында безнең хөрлек, суверенитетны кабул итүдә. Хәзер суверенитет төшенчәсен кулланмаска тырышалар. Киңәшем шул: бу сүзгә тузан төшмәскә тиеш, без урынлы булган саен ул суверенитет турында сөйләргә тиешбез. Ул безнең күктән төшкән, халыкка бирелгән бер бәхетебез. Шуның аркасында Татарстан Республикасы төзелде, аның Конституциясе кабул ителде", - дип аңлатты галим.

Касыйм Йосыпов суверенитет нәтиҗәләре буларак татар халкының милли оешмалары (Бөтендөнья татар конгрессы, Милли Шура), Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Яңа гасыр телеканалын да атады.


Милли Шура утырышы Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылды. Хәзерге минутларда Казанның дәүләт опера һәм балет театры бинасында тарихта беренче мәртәбә Милләт Җыены бара. Анда төрле төбәкләрдән 500гә якын татар шәхесе катнаша. Чит илләрдә яшәп, пандемия аркасында Казанга килә алмаучылар җыенны онлайн карый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100