news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан филологы урам теленең дә яшәргә хакы бар дип саный

Галим фикеренчә, укучыны әдәбияттан чигерә торган төп сәбәп – күпсүзлелек.

Башкортстан филологы урам теленең дә яшәргә хакы бар дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов әдәби тел белән беррәттән “урам теле”нең дә яшәргә хакы булуын “Татар-информ”га биргән интервьюсында әйтте.

“Шәп шагыйребез Габделҗәббар Кандалыйны да заманында урам телендә язуда гаепләгәннәр. Ләкин бүгенге көндә ул – классик әдип. Шундый ук гаепләүләр Пушкинга, Тукайга, Ибраһимовка карата да булган дип беләм. Миңа калса, бу объектив чынбарлык. Ни өчен Зифа Кадыйрованың романнары егылып ятып укыла да, Тукай премиясе лауреатларының әсәрләре укылмый соң? Сәбәбен үзегез аңлатып карагыз әле”, – диде ул.

Илдус Фазлетдинов фикеренчә, язу теленең төре түгел, ә әсәрнең эчтәлеге һәм язучының осталыгы мөһим.

“Марат Кәбировның җөмләләре кыска һәм гади, халык аның әсәрләрен егылып ятып укый. Ләкин алар матур әдәбият булудан туктамый бит. Андагы фәлсәфи тирәнлек беркая да югалмый. Татарда “Күп сүз бозау имезә” дип башланучы шәп бер мәкаль бар. Аның дәвамын әйтеп тормыйм. Укучыны әдәбияттан чигерә торган төп сәбәп – шушы күпсүзлелек”, – диде ул.

Кыскалык һәм тирәнлекне интернет заманы таләп итә, ди Илдус Фазлетдинов.

Илдус Фазлетдинов белән интервьюны “Интертат” сайтыннан укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100