Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан фильмнары да Казандагы “Алтын минбәр” фестивалендә катнашачак
Башкортстан фильмнары да Казандагы “Алтын минбәр” фестивалендә катнашачак
(Уфа, 27 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан кино төшерүчеләре дә Казанда сентябрь аенда үтәчәк “Алтын минбәр” халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә “Башкортстан” дәүләт киностудиясе җитәкчесе, күренекле режиссер Әмир Әбдрәзәков әйтте.
Башкортстан кино төшерүчеләре Татарстан башкаласындагы III халыкара мөселман киносы бәйрәменә ике әсәрне алып бара. Режиссер Айнур Райбаев үзенең “Рәхмәт” исемле комедиясен алып бара. Ә режиссер Елена Юшкова жюри хөкеменә “Башкорт мәзәкләре” исемле анимацион фильмын тәкъдим итәчәк.
Башкортстан кино төшерүчеләре элекке елларда да “Алтын минбәр”дә катнашып, үз эшләренә югары бәя алган иде. Башка төрле бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә дә еш катнаша Башкортстан иҗатчылары. Быелгы “Алтын минбәр” фестиваленә дә якташларыбыз зур өметләр баглап бара.
Мәгълүм булуынча, Казандагы кино бәйрәменә сайлап алу турында 200 картина катнашкан булган. Шуларның 49ы гына мәртәбәле фестивальгә үткән. Аларның уналтысы тулы метражлы, унбише кыска метражлы фильмнар. Шулай ук бәйгегә тагын 12 документаль фильмның һәм алты телевизион репортажның да сайлап алу “иләген” үтүе мәгълүм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз