news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстан филармониясендә ретро җырлар яңгырый

Башкортстанның Хөсәен Әхмәтов исемендәге дәүләт филармониясе үзенең 72 нче иҗат мизгелендә күп яңалыклар белән сөендермәкче

(Уфа, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт филармониясе бу көннәрдә яңа сәнгать елын ачып яңа тамашалар тәкъдим итә башлады. Бүген кич биредә филармония ветераннары концерты була.
Башкортстанның Хөсәен Әхмәтов исемендәге дәүләт филармониясе үзенең 72 нче иҗат мизгелендә күп яңалыклар белән сөендермәкче. Шуларның берсе бүген кич була – ретро концерт тәкъдим ителә тамашачыларга. Режиссер Салават Итбаев җәйге яллардан соң милли җыр-моңнарыбызга сусаган тамашачыларга элекке елларда бик популяр булган җырлардан искитмәле матур тамаша әзерләгән. Концертны татар җырчылары Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерова алып бара. Филармониянең ветераннары, күренекле җырчылар Флүрә Килдиярова, Фәнүнә Сираҗетдинова, Мәгариф Әхмәдиев, Асия Смакова, Шамил Хәмәдинуров һәм башка күпләр бу кичтә үзләренең иң шәп җырларын башкарачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100