Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан фермеры элекке җитәкчелекне тәнкыйтьли
Башкортстандагы киң билгеле фермер һәм оппозиция вәкиле Хәсән Идиятуллин республика авыл хуҗалыгының көрчектә булуы хакында рәсми гәзиттә язма бастырды
(Уфа, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы киң билгеле фермер һәм оппозиция вәкиле Хәсән Идиятуллин республика авыл хуҗалыгының көрчектә булуы хакында рәсми гәзиттә язма бастырды.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның “киң мәгълүмат чараларында миңа республика халык хуҗалыгы турында “матур” саннар түгел, ә чынбарлыкны чагылдыручы дөрес фактлар кирәк”, - дигән таләбе үтәлә башлады кебек. Хәтта моңа кадәр республикада “бар да ал да гөл” дип язарга яраткан рәсми гәзитләр дә соңгы арада тәнкыйть язмалары бастыра башлады.
Шундый мәкаләне “Республика Башкортстан” гәзите дә үзенең чираттагы санында бастырып чыгарды. “Отказаться от фальши” исемле язманы редакциягә республикадагы киң билгеле фермер һәм оппозиция вәкиле Хәсән Идиятуллин җибәргән. Башкортстандагы авыл хуҗалыгының бүгенге аянычлы торышы, авыр хәле хакында күп кенә мәгълүматлар биргән ул.
Хәсән Идиятуллин фикеренчә, Башкортстанның элекке рәсми хакимиятләре республикада авыл хуҗалыгы тотрыклы үсә, дип халыкны алдап килгән. “Игенчелектә дә, малчылыкта да авыл хуҗалыгы тармагы көрчеккә терәлде, - ди Хәсән әфәнде. – Республикада колхозларны таратуга юл куймадык, дип мактанырга яратсалар да, күмәк хуҗалыкларның күпчелеге чын-чынлап яшәми дә, ә җан гына асрый. Республикада бөртеклеләрдән ел саен һәр гектардан 25-30ар центнер уртача уңыш алынды дип әйтүләре дә ялган иде. Чөнки чын дөресе, уртача 8-9 центнер гына, яхшы елларда 12-13 центнер уңыш алына. Иген аз булу сәбәпле, күп җирдә малчылык комплекслары да ябылып бетте. Игенне һәм онны чит төбәкләрдән ташыйлар хәзер Башкортстанга”.
Башкортстанның Иглин районында 500 дән артык баш ат малы тотучы, чабыш атлары белән төрле бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешүче, башка төрле маллар асраучы Хәсән Идиятуллин республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлләрнең шәптән булмавын төрле җыеннарда элекке елларда да әйтә килде. Бу хәл, әлбәттә инде, республика җитәкчелегенә ошап бетми иде. Шуның аркасында үзе дә күп кенә кыенлыкларга дучар булды Хәсән Идиятуллин. Шулай да “чирен яшергән – үлгән”, дигән фикердән чыгып, республикадагы хәлләргә хакимиятләрнең дә, халыкның да игътибарын җәлеп итәргә тырыша ул.
Хәсән Идиятуллин республикада фермерларга сизелерлек ярдәм күрсәтелмәвен дә тәнкыйть утына тота. “Республиканың меңнәрчә хуҗалыклары таралу чигендә. Аларда хәтта күп кенә басулар чәчелми кала хәзер. Юл буйларында, кеше күргән җирләрдә чәчәләр дә, калган аулак урыннарда чүп үсеп утыра”, ди Х. Идиятуллин.
Башкортстаннның авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләр утырып еларлык, ди Х. Идиятуллин. Башкортстан хакимиятләренең юкны бар итеп сөйләүләре ошамый аңа. “Үзебезне үзебез алдыйбыз, - ди ул. – Тормышыбызны җайлыйсыбыз килсә, әнә шул ялганнан, уйдырма саннардан ваз кичәргә тиешбез”, - ди танылган фермер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз