news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан эшмәкәре татар яшьләрнең күпләп Себергә китүенә борчыла

Авылда проблемалар күп, аны ерып чыгам дигән кеше генә күренми, ди эшмәкәр.

Башкортстан эшмәкәре татар яшьләрнең күпләп Себергә китүенә борчыла
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Башкортстанның Бәләбәй районы эшмәкәре Валмир Дәүләтшин татар авылының киләчәге, аның демографик халәте турында борчыла. Ул Башкортстандагы татар авылы яшьләренең күпләп Себергә китүләре турында сөйләде. Бу фикерен “Татар-информ” хәбәрчесенә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены вакытында әйтте.

“Авылда проблемалар күп, аны ерып чыгам дигән кеше генә күренми. Мәсәлән, безнең Бәләбәй районы авылларында яшьләр бөтенләй юк инде. Бездә дә авылда эш юк. Яшьләребез сездәге кебек шәһәргә түгел, ә күбрәк Себергә эш эзләп китәләр. Берсе Себердә ята, икенчесе монда эшли. Мондый вазгыять гаиләләр таркалуга китерә”, - диде Валмир Дәүләтшин.

Аның фикеренчә, яшьләрне авылга кайтарыр өчен, беренче чиратта эш түгел, ә балалар бакчасы, мәктәп, сәламәтлек саклау үзәге, шуннан соң эш урыннары булдырырга кирәк.

Шул ук вакытта эшмәкәр дәүләткә 200 кешелек авыл өчен мондый инфраструктура булдыруның отышлы булмавын да искәртте.

“Татарстанда әле авыл язмышын кайгыртып, ниндидер программалар эшли. Тикшеренүләр үткәрәләр, шуны статистик яктан өйрәнәләр. Бездә бит боларның берсе дә юк”, - дип белдерде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100