Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан эшмәкәре татар халкын саклап калуга фермерлар да үз өлешен кертә ала дип саный
"Үземнән чыгып әйтә алам: иганәчелек эше алып барыла, мәчетләргә ярдәм күрсәтелә", - ди Илфат Әхмәтшин.
(Казан, 14 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан эшмәкәре Илфат Әхмәтшин фермерлар татар халкын саклап калуга үзеннән өлеш кертә ала дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.
- Илфат Әхмәтшин - Болгавар районы Түреш-тамак крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы. Ул Казанда 14-16 мартта уза торган VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша. Бүген форум кысаларында авылларда кече һәм урта эшмәкәрлек турында тәҗрибә уртаклашуга багышланган секция Игенчеләр сараенда узды.
"Үземнән чыгып әйтә алам: иганәчелек эше алып барыла, мәчетләргә ярдәм күрсәтелә. Мәктәпләрдә төрле әдәби кичәләрдә, әйтик, Тукай иҗатына багышланган кичәдә актив катнашкан балаларны бүләкләү, татар теле укытучыларына да өлеш чыгару максатын куябыз. Милләтпәрвәрлек бар, бүтәннәр дә үзеннән өлеш чыгарсын иде дип өндим", - ди Илфат Әхмәтшин.
Фермер хуҗалыкта кошчылык, игенчелек белән 17 ел шөгыльләнүен әйтте. "8,5 мең ана каз көтүе, 3,5 мең мускус үрдәге асрыйбыз. 400 мең йомырка , 45 центнер ит җитештерәбез. Башта Татарстанга сата идек, хәзер Липецк, Новосибирск, Казахстанга кадәр чыгарабыз. Таможня союзына кердек", - диде ул.
Илфат Әхмәтшин Түреш-тамак авылында 30 кешене эшкә җәлеп иткәнен, киләчәктә Эш күләмен тагы да арттырырга җыенуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз